Сарман районында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне

2018 елның 6 июле, җомга

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәт итеп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә. Яшь буынга үрнәк булырдай гаиләләр районыбызда күп. Менә шундый күркәм сыйфатларга ия булган Илгиз абый белән Люция апа Нуриәхмәтовлар һәм яңа гаилә коручы парлар Илдар белән Диләрә Юнысовларны Сарман район үзәгенең «Илек» паркында, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне һәм “Ныклы гаилә” Россия проекты кысаларында бәйрәм узды. Мөхтәрәм гаиләгә  “Тугрылык һәм мәхәббәт” медален тапшырды, яшьләрне истәлекле көннәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин исхлас котлады, иң изге теләкләрен ирештерде, истәлек бүләге тапшырды.  Әти-әниләрен, яшьләрне котларга бик күп кунаклар, туганнар килгән иде. Яшьләргә шушы үрнәк гаиләләр нигезендә ныклы, бәхетле гаилә корып яшәүне теләп калдык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International