ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2018 ел
якшәмбе

Ул 8 июльдә билгеләп үтелә. Яхшы традицияне без, лаешлылар да бик теләп күтәреп алдык һәм кояшлы җылы көндә Лаеш муниципаль районының яр буе мәйданында  зур “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ бәйрәме булды.

Бу көнне лаешлыларга иң яхшы һәм җылы теләкләр белән  Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Бурганова Татьяна Петровна  мөрәҗәгать итте, Александр Николаевич hәм Надежда Петровна Ахчиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале тапшырдылар.

Бәйрәм чараларын үз биюләре белән кечкенә йолдызчыклар ачты. Чарада шулай ук җырлар, табышмаклар, призлар белән конкурслар да булды.

            2008 елдан бирле билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең барлыкка килүе 13нче гасырда яшәгән Муром кенәзе Петрга һәм аның хатыны  Феврониягә, алар арасындагы көчле мәхәббәткә бәйле. Бер-берсен сөеп гомер кичергән бу икәү бер үк көнне – 8 июльдә вафат булалар, һәм, инанулар буенча үлгәннән соң да бергә калалар. Инде 800 елга якын православныйлар изгеләр Петр һәм Февронияне гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылык сакчылары дип саныйлар. Һәр елны шушы бәйрәм тантанасында озак еллар бергә яшәгән, гомер юлын мәхәббәт һәм үзара хөрмәт белән үткән, ил-көнгә файдалы, игелекле балалар тәрбияләп үстергән үрнәк гаиләгә Россия Федерациясенең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла.  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Әлки районында Базарлы Матакта яшәүче Әхәт һәм Илә   Әсәдуллиннар ия булды.

       7 июль көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Уруссу бистәсендә яшәүче  Регина һәм Артур Галлямовлар гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды.  Ике нәни  ул тәрбияләүче  бәхетле яшь әнине  районның ГХАТ бүлеге һәм пенсия фонды мөдирләре дә тәбрикләделәр.

    8 июль көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлегенең бәйрәмнәр залында матур чара уздырылды. Бу көнне 39 ел бергә яшәүче  Нурия Нурлыгаян кызы һәм Марсель Сайфетдин улы Шәйхетдиновлар гаиләсенә “Мәхәббәт  һәм тугырылык өчен” медале тапшырылды. Озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән  бу матур пар  тәбрик сүзләре һәм бүләкләр кабул иттеләр.

2018 елның 8 июль көнне Түбән Камада, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, «Гаилә бәхете формуласы» шоу-фестивале кысаларында бәйрәм кунакларына театральләштерелгән «Rustique» элементлары белән ярәшү тантанасы күрсәтелде.

2018 елның 8 июль көнне Түбән Камада, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, «Гаилә бәхете формула» фестивале нигезендә «Юбилярлар парады»  узды.

2018 елның 8 июль көнне «Гаилә» шәһәр паркында, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, «Гаилә бәхете формуласы» фестивале узды.

7 июль көнне Әлмәт муниципаль районында  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру тантанасында Әлмәт шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Лаптева Светлана Владимир кызы һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы катнаштылар.

2018 елның  8 июль көнне «Гаилә» шәһәр паркында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган,  «Гаилә бәхете формуласы» фестивале узды.

2018 елның  8 июль көнне Түбән Камада «Гаилә бәхете формуласы» фестивалендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Шигаповлар гаиләсендә туган өч балага исем кушу тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International