ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 26 октябрендә «Казан» Гаилә үзәгендә озак яшәүче-Даньшиннар Николай Тимофеевич һәм Людмила Иван кызының бриллиант юбилейлары белән котлау тантанасы узды. Бүләкләү тантанасы “Контракт буенча хәрби хезмәт-Синең Сайлау!” авиация бәйрәме алдыннан узды. Даньшин Николай Тимофеевич 1955 елда Ивано-Франковскидагы авиация училищесын тәмамлап, майор исеменә кадәр хезмәт итә һәм 27 ел гомерен авиациягә багышлый.

Немец һәм инглиз галимнәре  баланы өлкәнрәк  яшьтә табу яхшырак дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Тикшеренүчеләр дә,  хәзерге заман медицинасы  ярдәмендә яшь кызларга караганда өлкәнрәк яшьтәге хатыннар  исәнлеге яхшырак булган балалар тудыралар дип саныйлар.

Шулай ук белгечләр билгеләвенчә дә өлкәнрәк ата-аналардан  туган балалар  яхшырак тәрбия һәм сыйфатлырак белем алалар, дип белдерә Россия газетасы. Бу өлкәнрәк яшьтәге әниләрнең тәҗрибәлерәк һәм мөмкинлекләре күбрәк булуы белән бәйләнгән.

Чираттагы очрашуга шәһәребезнең 6  нче урта белем бирү мәктәбенең  10 нчы сыйныф укучылары килде. Монда гаилә байлыгы, андагы мөнәсәбәтләр һәм гаилә корыр алдыннан зур әзерлек кирәклеге турында әйтелде. Бүлек белгече Трошихина Елена Евгений кызы укучыларны гражданлык хәле актлар теркәүнең тарихы белән, димографик күрсәткечләр белән таныштырды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар һәм инде очрашу азагында кунаклар тантаналар уздырыла торган бүлмәләргә үтте.

            2018 елның 26 октябрендә Чистай никахлашу сарае 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, аларның ата- аналары, әби- бабайлары, педагоглары  өчен ишекләрне киң итеп ачты.  Бирегә алар бик мөһим бер вакыйгага- паспортлар тапшыру тантанасына җыелдылар.

           ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н. Залялова әлеге чараны  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында ачты.

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә ветераннар һәм яшь парлар “Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр” акциясендә  даими рәвештә һәм бик теләп катнашалар.

Районда 14 яше тулган  егет-кызларга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә керде. 26нчы октябрьдә үткән чираттагы тантанага апрель аенда туган көннәрен билгеләп узган яшүсмерләр чакырылды. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, ЗАГС бүлеге, район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты тарафыннан бу матур һәм истәлекле кичә ЗАГС бүлегендә оештырылды.  

      Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Урыссу бистәсендә яшәүче  Валентина Георгиевна һәм Владимир Алексеевич Ганиннар 50 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. 26 октябрь көнне  аларның бу зур тормыш бәйрәмен балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

            26 октябрь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Гарифҗановлар гаиләсен кызлары туу белән котладылар. Кызчыкны Фарсы нәселенең матур исеме – «Ариана» дип атаганнар, бу исемне тәрҗемә иткәндә «Күк төсле»дигәнне аңлата.    


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

        2018 елның 25 октябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Шутов Анатолий Петр улы белән Галина Александр кызының “Алтын туй” тантанасы уздырылды. Нәкъ менә 50 ел элек, 1968 елның 25 октябрендә алар үзләренең никахларын Лениногорск шәһәренең ГХАТ идарәсендә рәсми рәвештә терки.

24 октябрьдә Идел буе районы ГХАТ булегендә юбилейларын билгеләп үтүче 14 гаилә парын котладылар. Бәйрәмгә якыннарын котларга килгән кунаклар юбилярларга карата хөрмәтләү һәм ярату сүзләрен житкерделәр. Дамир Рәхим улы һәм Сания Әкрам кызы Багавиевлар гаилә гомеренең озынлыгын бер-береңә ышанычта, тугрылыкта, балалар һәм оныкларнын  кайгыртып яшәүдә күрәләр. Әлеге пар мәктәп еллрыннан бирле дуслашып йоргәннәр, гаилә корып ул һәм кыз үстергәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International