Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә “Алтын туй” тантанасы уздырылды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

        2018 елның 25 октябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Шутов Анатолий Петр улы белән Галина Александр кызының “Алтын туй” тантанасы уздырылды. Нәкъ менә 50 ел элек, 1968 елның 25 октябрендә алар үзләренең никахларын Лениногорск шәһәренең ГХАТ идарәсендә рәсми рәвештә терки. Ул көннән инде күп нәрсә үзгәргән булса да аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре һәм мәхәббәте көчен югалтмаган. Чынлап та, Шутовлар гаиләсе – үрнәк гаиләләрнең берсе булып тора. Бу олы юбилейлары белән котлап аларның балалары, оныклары һәм якын туганнары килгән иде. ГХАТ бүлеге белгечләре аларга нык сәламәтлек, озак еллар бергә бәхетле генә тормыш кичерүләрен теләде. Бүлек җитәкчесе Е.Я. Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырылды. Ә инде матур гореф-гадәт буенча азакта юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International