2018 елның 26 октябрендә «Казан» Гаилә үзәгендә озак яшәүче-Даньшиннар Николай Тимофеевич һәм Людмила Иван кызының бриллиант юбилейлары белән котлау тантанасы узды. Бүләкләү тантанасы “Контракт буенча хәрби хезмәт-Синең Сайлау!” авиация бәйрәме алдыннан узды. Даньшин Николай Тимофеевич 1955 елда Ивано-Франковскидагы авиация училищесын тәмамлап, майор исеменә кадәр хезмәт итә һәм 27 ел гомерен авиациягә багышлый. Алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары бар. Уртак тормышларының 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада аларга Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды. Юбилярлар гаилә учагын кабыздылар, балалар һәм туганнары актив катнаштылар һәм котлауларга кушылдылар.