26 октябрь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Гарифҗановлар гаиләсен кызлары туу белән котладылар. Кызчыкны Фарсы нәселенең матур исеме – «Ариана» дип атаганнар, бу исемне тәрҗемә иткәндә «Күк төсле»дигәнне аңлата.
Кечкенә Ариана Гарифҗанова 2018 елда Түбән Камада туган 2500 нче бала булды. ГХАТ идарәсе белгечләре ата-аналарга нык сәламәтлек, иминлек теләделәр, кызлары туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Котлау хатын һәм җирле «Түбән Кама хатын-кызлары»иҗтимагый оешмасыннан әнинең котлау сүзләрен тапшырдылар.