ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

  Дмитрий һәм Татьяна Орловскийлар  гаиләсендә шатлыклы вакыйга-икенче балалары  Алёна  дөньяга килде. 2018 елның 25  октябрендә Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә бәхетле ата-анага баланың туу турында таныклыгы һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткасы тапшырылды.

Бүген, 25 октябрьдә, районда яшәүче ике ветеран 90 һәм 95 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Нурлатта яшәүче Вера Петровна Якимова һәм Төрнәстән Анна Павловна Максудовага социаль яклау идарәсе начальнигы Оксана Терентьева РФ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Алмаз Әзмәтшин исеменнән котлаулар җиткереп, сәламәтлек теләде.

Әлки районы Аппак авылында яшәүче Минзаһит Закир улын 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммалары тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбиляр бабайны район башлыгы А.Ф.Никошин, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Р.А. Хәлиуллин һәм Аппак авыл җирлеге башлыгы И. Х. Абзабарова тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Минзаһит абыйга җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар.

     25 октябрь көнне Биектаунын ЗАГС бүлегендә Россиянен Биектау районы Пенсия фонды урынбасары Рөстәм Салихов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе катнашында 3 гаилэгә тантаналы рәвештә Ана капиталына сертификат тапшырылды.

Сентябрь аенда «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында Татарстан гаиләләре Фестивале – «Нечкәбил-2018 " XIII Республика матурлык ана булу һәм гаилә конкурсының ярымфиналы узды.

«Нечкәбил» конкурсының финалы Әниләр көненә багышланган 2018 елның 24 ноябрендә Казанда узачак, анда финалга чыккан 13 гаилә катнашачак.

Югары Ослан муниципаль районыннан финалда Карасевлар гаиләсе Владимир улы Александр һәм  Николай кызы Юлия  катнашачак.

         2018 елның 25 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ВЛКСМның 100 еллыгы алдыннан  гаилә тормышы юбилярларын «Алтын комсомол туй "хөрмәтләү тантанасы узды.

30 октябрьдә 2018 Яр Чаллы Тантаналар Сараенда "Ир һәм Хатын" Мәктәбе эшли башлый.  Бер нинди уку йортларында да "яхшы Ир" һәм "яхшы Хатын" да булырга өйрәтмиләр. Бу мәктәп нәкъ гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Эшнең иң күңелле, иң тәмле чагы ул – эшеңнең нәтиҗәсен күрү, бәяләнүедер, мөгаен. Өлкән буын белән бәйле булуы җанга тагын да канәгатьлелек өсти. Бу көннәрдә күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә үтеп киткән парадта катнашкан юбилярлар – Шевченко гаиләсе исеменнән оныклары Дмитрий килеп, әби-бабасы исеменнән парадны югары дәрәҗәдә үткәргән өчен рәхмәт сүзләре язып китте.

     Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 63 Чаллы гаиләсе алды. Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесе Э.Р.Фаттахов котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

"Нечкәбил" республика конкурсының финалына Баулыдан Зариповлар гаиләсе чыкты. Альбина-балалар клубы җитәкчесе, Роберт-җирле эшмәкәр. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International