«Нечкәбил» республика конкурсының финалына Баулыдан Зариповлар гаиләсе чыкты. Альбина-балалар клубы җитәкчесе, Роберт-җирле эшмәкәр. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә.
– Кешеләр безнең шәхси эшмәкәрләр булуыбызны, безнең дүрт балабыз булганын белгәч, шаккаталар- ничек конкурста да катнашырга өлгерәсез дип? Ә без ничек яшәвебезне күрсәтергә телибез – безнең өчен дүрт бала тәрбияләү-шатлык кына ул. Без дини кешеләр, шуңа күрә безнең " Нечкәбил» конкурсында чыгыш ясауыбыз – ул үзебезнең тормыш стилен күрсәтү дә, – дип сөйли Роберт һәм Альбина.
“Нечкәбил-2018 " конкурсының финалы 24 ноябрьдә "Академия"концерт залында узачак.