2018 елның 25 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ВЛКСМның 100 еллыгы алдыннан гаилә тормышы юбилярларын «Алтын комсомол туй "хөрмәтләү тантанасы узды.
Игътибар үзәгендә, бу елда туйның 50 еллык юбилеен билгеләп үтүче - Владимир Михайлович һәм Нина Александровна Шараповлар. Нәкъ менә алар 1968 елда Казан кинохроника студиясе режиссерлары тарафыннан бик ерак Комсомол-Энтузиастлар турындагы «Түбәк Кама өстендәге йолдызлар» фильмы геройлары булдылар.
ГХАТ идарәсе белгечләре чара кунаклары өчен бик бай бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде – экранда әлеге фильмның өзеге күрсәтелде.
Бәйрәм тантанасының хөрмәтле кунаклары – «Түбән Кама монтаж идарәсе-1» АҖ баш инженеры Исмәгыйлев Ринат Шамил улы, «Түбән Кама монтаж идарәсе-1» АҖ профсоюз комитеты рәисе Сәфәрова Люция Васыйл кызы һәм 36/37 микрорайоны СТОС рәисе Кленкова Жанна Александровна.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина үзенең чыгышында Шараповлар гаиләсенә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде, ВЛКСМ юбилее белән котлау открыткасын, 50 ел элек эшләнгән никахны теркәү турындагы акт язуның истәлекле күчермәсен һәм бүләк сертификатын тапшырды.
Традиция буенча юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.