Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә яшь әти-әниләргә яңа туган сабыйларына туу турында таныклык тапшырдылар. Яшь гаиләләрне тормышларында булган күркәм вакыйга белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
29 октябрь көнне “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район һәм шәһәр учреждениеләре җитәкчеләре каршында “ГХАТның 9 айдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында” дигән доклад белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Демченко Элла Ивановна чыгыш ясады. Җитәкче кыскачы яңа ФГИС «ЕГР ЗАГС» программасы үзенчәлекләре белән таныштырды һәм 2016, 2017 елларның шул вакыты белән чагыштырып, 2018 елда Бөгелмә районында төп гаилә-демографик күрсәткечләр динамикасын тәкъдим итте.
27 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә язылышучыларның 500нче актлар язуы теркәлде. Бу көнне Айнур Илнур улы Зыятдинов белән Регина Ленар кызы Гатауллина үз никахларын рәсмиләштерделәр. Бөгелмә районында беренче октябрьдән алып, бу көнгә кадәр 35 никах теркәлгән.
Җир йөзендә мәхәббәттән дә күәтлерәк көч юктыр, мөгаен. Шушы хис гаиләне 50 ел бергә берләштереп торганада бигрәк тә. Күлле бистәсенән Солтановлар Таһирҗан Марван улының хэм Рәшидә Билал кызының гаиләсе дә нәк менә шуның кадерле еллар тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп атлыйлар. Шушы көннәрдә генә алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел - үзе бер гомер бит ул. Ике бала үстереп, 6 оныкларына сөенеп яшиләр. Гаиләне бергә беркетеп торучы төп сыйфат – бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә омтылу, сабырлык, түземлелек.
Бүген Биектау авылында гомер итүче Людмила Михайловна Логинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны матур бәйрәме белән котларга Биектау районы Рустәм Кәлимуллин килде. Юбилярга озын һәм бәхетле гомер, сәламәтлек, куанычлар, гаилә җылысын тоеп яшәргә теләде.
27 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, бүлек хезмәткәрләре төрле елларда Бөгелмәнең ГХАТ органнарында җитәкчелек иткән һәм эшләгән хезмәткәрләр белән очрашты.
Бу Никахларны теркәү сарайларында һәм ЗАГС идарәләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең бердәнбер пофессиональ журналы. Журналда иң яхшы илебез һәм чит ил тәҗрибәләре, гражданлык актларын теркәүдәге иң яхшы тупланмалар урнаштырыла. Шулай ук журналда гражданлык актларын теркәүдә килеп чыккан катлаулы сорауларга җаваплар табарга мөмкин.
2018 елның 27 октябрендә бик тә матур бәйрәм - Халыкара хатынның әнисе көне билгеләп үтелә. Шул көн уңаеннан Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы яңа гына эби булган хатын-кызларны котлады. Чөнки бу шулай ук мөһим булган бәйрәмнәрнең берсе булып, яңа туган гаиләдәге кияү белән эби арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә. Көчле, акыллы, кыю, чибәр һәм гадел - бу чын, хатынның әнисе сыйфатлары! Сезгә, кадерле хатын-кызлар, туган көннәрегез матур булсын, төннәрегез – тыныч, ә тормышыгыз – бәхетле булсын дигән теләктә калабыз!
2018 елның 27 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Юнона» Булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында яшь парлар өчен дәрес узды.
Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең булачак әниләр белән очрашуы Аксубай үзәк район хастаханәсендә узды. Чираттагы тапкыр ГХАТ бүлеге җитәкчесе хатын-кызлар консультациясе белгечләре белән берлектә хатын-кызларны кабул итте. Алар йөклелекне үстерү, аны саклау һәм өзеклек нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирүче материаллар белән таныштылар. Пациентларда балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турындагы мәсьәлә аеруча зур кызыксыну уятты. Алар үзләренең кызыксындырган сорауларга тиешле аңлатмалар алдылар.