Буыннар бәйләнеше

2018 елның 27 октябре, шимбә

27 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, бүлек хезмәткәрләре төрле елларда Бөгелмәнең ГХАТ органнарында җитәкчелек иткән һәм эшләгән хезмәткәрләр белән очрашты.

      ГХАТ бүлегенең атказанган хезмәткәрләре рәтендә 1981–1995 елларда ГХАТ шәһәр бюросы мөдире булып эшләгән Димитрюк Валентина Николаевна. Ул – хезмәт династиясенең дәвамчысы, әнисе –Ольга Ивановна Димитрюк 1968–1981 елларда Бөгелмә районы башкарма комитеты ГХАТ район бүлеге мөдире булып хезмәт итә.

     Кузнецова Любовь Николаевна 1985–2013 елларда Бөгелмә башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә белгеч булып эшли. ГХАТ органнарында озак еллык намуслы хезмәте өчен, Любовь Николаевна район һәм шәһәр җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

   Новожилова Розалия Мөбәрәкшиновна 1996 елдан алып, ун ел дәвамында Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеген җитәкли. Аның хезмәте югары дәрәҗәдә бәяләнгән. Алар арасында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме (2002 ел). Розалия Мөбәрәкшиновна “Татарстан Республикасының ГХАТ органнарындагы казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән (2004 ел). Чәй өстәле артында ГХАТ органнары хезмәткәрләренең төрле буын вәкилләре арасында җылы сөйләшү үтте, һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International