2018 елның 27 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Юнона» Булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында яшь парлар өчен дәрес узды.
Проектның авторы, «Эйдос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Екатерина Юртаева яшьләргә гаилә тормышының беренче елларында барлыкка килгән низаглы хәлләр турында җентекләп сөйләде. Алынган мәгълүматны ныгытырга практик хәлләр һәм тормыш мисаллары ярдәм итте. Дискуссия барышында кияүләр һәм кәләшләрнең " яшь гаиләгә ата -аналардан аерым яшәү ни дәрәҗәдә мөһим һәм ни өчен?». Психолог билгеләп үткәнчә, мондый мөмкинлек бар икән, әлбәттә, яшь парның әти-әниләреннән аерым яшәү яхшырак.