Районда 14 яше тулган егет-кызларга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә керде. 26нчы октябрьдә үткән чираттагы тантанага апрель аенда туган көннәрен билгеләп узган яшүсмерләр чакырылды. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, ЗАГС бүлеге, район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты тарафыннан бу матур һәм истәлекле кичә ЗАГС бүлегендә оештырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре иң матур җырларын яңгыраттылар. Балалар да, аларның якыннары да олы рәхмәт хисләрен җиткереп таралды.