24 октябрьдә Идел буе районы ГХАТ булегендә юбилейларын билгеләп үтүче 14 гаилә парын котладылар. Бәйрәмгә якыннарын котларга килгән кунаклар юбилярларга карата хөрмәтләү һәм ярату сүзләрен житкерделәр. Дамир Рәхим улы һәм Сания Әкрам кызы Багавиевлар гаилә гомеренең озынлыгын бер-береңә ышанычта, тугрылыкта, балалар һәм оныкларнын кайгыртып яшәүдә күрәләр. Әлеге пар мәктәп еллрыннан бирле дуслашып йоргәннәр, гаилә корып ул һәм кыз үстергәннәр.
Бәйрәм бик күңелле узды. Әлеге парлар белән без бик горурланабыз, безнең өчен алар бик кадерле.