2018 елның 26 октябрендә Чистай никахлашу сарае 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, аларның ата- аналары, әби- бабайлары, педагоглары өчен ишекләрне киң итеп ачты. Бирегә алар бик мөһим бер вакыйгага- паспортлар тапшыру тантанасына җыелдылар.
ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н. Залялова әлеге чараны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында ачты.
Онытылмас, тантаналы шартларда 15 яшүсмер Россия гражданинының төп документын- паспорт алдылар. Алар паспортның барлыкка килү тарихы, ЗАГС бүлеге турында яңалыклар белделәр.
Биредә котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Аппарат Советы җитәкчесе Мазгутов Равил Рафаэль улы, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе миграция хезмәте идарәсенең Чистай бүлеге башлык урынбасары - Хасаншина Гилии Фоат кызы, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк” муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе - Князева Елена Николай кызы чыктылар. Алар паспорт алучыларны үз илебезнең патриотлары булырга теләделәр.