Бүген Нурлатта яшәүче Николай Макарович Егоров 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.
Ветеран инде олы яшьтә булса да, елларга бирешми. Җәйләрен үзе руль артына утырып Чирмешәнгә балык тотарга йөри, көненә икешәр тапкыр урамга саф һава суларга чыга, хуҗалыкны да үзе алып бара.Бүген инде балалары үзләре янына чакырса да, ризалашмый, чөнки гомерен Нурлаттан башка күз алдына да китерә алмый, биредә дуслары, танышлары, тирә-күршеләре. Самара өлкәсенең Чаллы Башы районында туып-үскән Николай Макарович Нурлатта инде 70 ел яши, гомеренең күп өлешен – 30 елдан артыграк Нурлат бораулау эшләре предприятиесендә бульдозерчы булып эшләгән.
Бу Федорченко Петр Петр улы белән Татьяна Михаил кызы гаиләсе. Бүлек белгечләре өчен Федорченко гаиләсен шушы матур көннәре белән котлау һәм аларның шатлыгын уртаклашу мөмкинлеге туды. Алтын юбилярлар туганнары, килгән кунаклар исеменнән күп кенә котлау сүзләре ишетте. Инде күптән килә торган гореф-гадәт буенча, Лениногорск шәһәрендә гаилә бәйрәмен билгеләп узучы парларның Почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар. Бүлек белгечләре бу гаиләгә нык сәламәтлек, бәхетле озын тормыш теләде һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Я. Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды.
Буа районы Бикмураз авыланда яшәүче Нәкия Бикчәнтаева бу көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Буа муниципаль районы уранбасары Илдар Фәрит улы Еремеев, Нәкия Шәйхетдин кызына, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән Рәхмәт хаты һәм җирле идарәдән акчалата бүләк тапшырды. Нәкия апа үзенең хезмәт юлын хәзерге “Вираж” акционер җәмгиятеннән башлап җибәргән.
1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә.
Бәйрәм көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Баулы районы башлыгы урынбасары Р.Г.Хамидуллин 7 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырды. Яшь гражданнарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хуснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре И.М.Исмагилова котладылар.
Шекәдә яшәүче Галия Закировага 90 яшь тулды. Юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды.
Галия Закирова тумышы белән Мәмсәнеке. Яңа Кенәргә артельгә эшкә урнаша һәм шунда Габделнур исемле егет белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә улы Нурулла, килене Раушания белән яши.
Ноябрь аенда Татарстанның нефть башкаласы Әлмәт шәһәре 65 еллыгын бәйрәм итә.
1953 елның 3 ноябрендә РСФСРның Югары Советы Президиумы тарафыннан, Әлмәт эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирү раслана. Шушы көннән башлап Әлмәт шәһәргә әйләнә.
Шушы күркәм бәйрәм алдыннан, ноябрьнең беренче көннәрендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 17 гаилә туды. Ә ел башыннан Әлмәт шәһәрендә 1164 пар гаилә бердәмлеген теркәделәр.
Шушы көннәрдә Теләче районының Шармыш авылында яшәүче тыл ветераны Дмитриева Лидия Александровнага 90 яшь тулды.
Шул уңайдан Лидия апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды. Шулай ук Узәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән, ЗАГС булеге исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде. Лидия апа уз өйендә тыныч картлык кичерә.
Традиция буенча, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн алдыннан яшь парларны котладылар. 2018 елның 6 ноябрендә Татарстанның төп законына 26 яшь тула.
2018 нче елның 5 нче ноябрендә Чистай нихак теркәү Сараенда Зиннуровлар гаиләсенә багышланган “Энҗе туй» дип исемләнгән матур бәйрәм үткәрелде.
Энҗеләрдәй перламутр катламы елдан ел үсә баргандай, ныклы нихак та, акрынлап камилләшеп, ныгый һәм ышаныч яулый. Энҗеләр өлгерү өчен дистәләгән еллар кирәк булган кебек, ныклы гаилә берлеге оешуга да вакыт кирәк.
Ә ел башыннан бирле 124 нәни әлкиле исәпкә алынган. Алты пар өйләнешкән(ел башыннан – 71), тик менә 2 гаилә таркалган. Быел барысы 39 пар аерылышкан. 30 райондашыбыз (ел башыннан – 247 кеше) мәңгелеккә күчкән.
Чагыштыру өчен: былтыр октябердә 12 бәби (елның ун аенда – 89) теркәлгән. Никахлашучылар саны 5( ел башыннан 78). Октябердә – гаиләләр таркалмаган ( ел башыннан 30). Бер айда – 26, ел башыннан 250 кеше бакыйлыкка күчкән.