ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 14 ноябрендә Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Бриллиант туйларын билгеләп үтүче Мөхәмәдҗанов Харис Исмайл улы белән Зәкия Лотфула кызын котлау тантанасы уздырылды. Нәкъ менә 60 ел элек алар Баку шәһәренең Орджоникидзевский ГХАТ бүлегендә никахларын рәсми рәвештә терки. Алар ике бала үстереп, үзләренең гомере буена тупланган тормыш тәҗрибәсен оныклары белән дә бүлешәләр. Шушы истәлекле көннәрендә Харис Исмайл улы һәм Зәкия Лотфула кызы Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәрендә гаилә бәйрәмен билгәп үтүче юбилярларның Почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар. ГХАТ бүлеге белгечләре Мөхәмәдҗановлар гаиләсен чын күңелдән котлап аларга исәнлек-саулык, туган көннәренең матур һәм бәхетле булуын теләп, аларга юбилей таныклыгы тапшырды.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 14 ноябрендэ ГХАТ идарәсенең  Идел буе районы бүлегендә алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче парлар өчен бәйрәм программасы рус шагыйре Константин Бальмонтның мәхәббәт турындагы шигырь юлларын укудан башланып китте. Юбилярларны балалары, оныклары, туганнары кайнар котладылар.

Әлеге бәйге ГХАТ бүлеге 101-еллыгына багышланган һәм “Ныклы гаилә” федераль партия проекты кысасында уздырыла.

1 ноябрьдән 15 декабрьга кадәр узучы конкурс Мамадыш районы халкы арасында иң күркәм, иң дәвамлы, иң бердәм хезмәт династияләрен ачыклаячак.

2018 елның 13 ноябрендә «Казан» Гаилә үзәгендә лекция белән Санкт-Петербургтан табиб-психотерапевт, сексолог Голубев Геннадий Геннадьевич булып китте. Гаилә психологы белән очрашуда «Яшь гаилә мәктәбендә» булачак 15 пар очрашты. Очрашуның темасы: «Гаилә барлыкка килү чыганаклары. Ир-ат һәм хатын-кыз. Мөнәсәбәтләр психологиясе». Яшь парлар лекторны зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 13 ноябре Бөтендөнья игелеклелек көне итеп билгеп үтелә. Һәрбер кеше гомерендә яхшы һәм чын дуслар булуын теләп яши. Шуңа күрә дә бу бәйрәм бик мөһим, чөнки аның төп бурычы булып кешедә яхшы сыйфатлар булуын тудыру.  Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Вавилова Анжела исемендәге Фонд һәм Татарстан Республикасы ГХАТ идарәсенең “Гашыйклар исеменнән игелекле эшләр өчен” дип аталган иганәчелек акциясе уздырыла.

Очрашу барышында бүлек җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатип кызы укучыларны ЗАГС эшчәнлеге белән таныштырды. Архивта сакланучы язмалар укчыларга аеруча ошады. Очрашу барышында укчылар белэн гаилә темасы ачык яктыртылды. Укучылар әңгәмә барышында законлы никахның хэр яктан да әйбәтрәк икәненә төшенделәр.

Янә игезәк балалар! Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 10 нчы пар игезәк балалар тууы теркәлде. Икеләтә шатлык! Икеләтә бәхет! Алена белән Софья – Федотов Антон белән Карина гаиләсендә беренче балалар.  Алар матур, сау-сәламәт. Игезәк балалар туу – һәрвакыт могҗиза булып санала, бу икеләтә шатлык.

13 ноябрьдә Бөтендөнья Яхшылык көне билгеләп үтелә. Альгинов Владимир һәм Екатерина әти-әниләре өчен бу көн икеләтә истәлекле, аларның гаиләсендә шатлыклы вакыйга, беренче бала туу булды. Яшь әти белән әни сабыйга бик матур популяр исем – Валерий дип атадылар. Норлат районы ГХАТ бүлеге белгечләре әтигә яңа туган улының беренче документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырдылар.

         2018 елның 13 ноябрендә, Бөтендөнья игелеклелек көне һәм Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Хокукый белемнәр дәресе үткәрделәр. 

      Лидия Васильевна һәм Николай Петрович Ивановлар шушы көннәрдә үзләренең Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Аларны гаилә бәйрәме белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова һәм Звезда авыл җирлеге башлыгы Виктор Григорьев килделәр. Алар Ивановлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International