2018 елның 15 ноябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Наталья Кадыйрова өч бәхетле гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды, әти-әниләренә бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балаларыныӊ сәламәт булып үсеп, үз ата-аналар уңышлары белән сөендерүләрен теләде.
2018 нче елның 15 нояберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 2 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.
2018 елның 15 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 19 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Мифтахотдинов Ильсур Минтагир улы һәм Лайсан Расих кызы гаиләсендә булды. 06 ноябрьдә аларның кызлары һәм уллары туды.Яңа туган сабыйларга Сәфинә һәм Сафар исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә укучылар килде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларны Россия һәм Татарстан Гаилә Кодекслары белән таныштырды, бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендәге эшчәнлеге турында әңгәмә алып барды. Укучыларны статистика бик кызыксындырды, алар район демография хәле, ничә яшьтә нихахлар теркәлүе турында сораулар бирделәр. Дәрес азагында ГХАТ бүлеге җитәкчесе электрон хезмәт күрсәтү турында җентекләп сөйләде. Очрашу ГХАТ бүлеге, архив белән танышу белән тәмамланды.
Юбилярлар үзләренең балалары, оныклары һәм дуслары янәшәсендә 50 ел бергә гомер итүләре уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Юбилярларны хөрмәтләү тантанасы - гаилә үзәгендә оештырыла торган иң якты һәм истә калырлык вакыйгаларның берсе. Бу 50 ел вакыт эчендә ир белән хатын үз гаиләсен туплый һәм ныгыта, үз үрнәгендә балаларда өлкән буынга һәм бер-берсенә хөрмәт тәрбияли алганнар.
Иленең лаеклы гражданы булып, юридик көчкә ия паспортны кулына алган яшь кешенең үз сүзе булуын шәхсилеген раслый. Быелның 15 ноябрендә Балтач районы башкарма комитетының гражданлык хәлен рәсмиләштерү булегендә 9 балага шәхесләрнен раслаучы таныклык тапшырылды.Бүлекнең җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова үзенең ихлас теләкләре белән бергә киңәшләрен дә җиткерде:- “Кулга паспорт алу- өлкәнәю тормышына ныклы адым. Таныклыкка сакчыл карашта булыгыз, Рәсәй гражданины исемен лаеклы йөртегез”- диде ул.
Әлки районы Аппак авылында яшәүче Халимә Вәлимөхамәт кызына 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммалары тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбиляр әбине район башлыгы А.Ф.Никошин, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Р.А. Хәлиуллин һәм Аппак авыл җирлеге башлыгы И. Х. Абзабарова тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Халимә апага җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар.
Узган ел Россия ГХАТ органнарының 100 еллыгына тормышка ашырылган һәм күп санлы уңай фикерләр алган «Эни күңеле » дигән бишек җыры бәйгесе традициягә әйләнде. Оештыручылар - Түбән Кама муниципаль районы мәдәният идарәсе һәм ГХАТ Идарәсе.
"Игелекле эшләр көне» акциясе кысаларында Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге коллективы күптән түгел үзенең 91 нче туган көнен билгеләп үткән Загидуллина Әнисә апага кунакка бардылар. Алар өй җыештырырга булыштылар, тузан сөрттеләр, келәмнәр кактылар, люстралар юдылар. Нәтиҗәле эшләрдән соң чәй табыны артында Әнисә апа фотоальбомнар күрсәтте һәм үзенең яшьлеге турында сөйләде. Әнисә апа хезмәткәрләр килүеннән бик шат калды һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
15 ноябрь көнне Бөгелмә районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә өлкән сыйныф укучылары өчен чираттагы Гаилә нигезләре дәресе узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко ГХАТ хезмәткәрләренең эшчәнлеге турында сөйләде, Бөгелмә районындагы демографик хәл белән таныштырды. Метрик китапларга, милләтара никахларга һәм уллыкка алу процедураларына кагылышлы сорауларга җавап бирде.