Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре катнашында Әниләр көненә багышланган конкурсның сайлап алу туры узды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Узган ел Россия ГХАТ органнарының 100 еллыгына тормышка ашырылган һәм күп санлы уңай фикерләр алган «Эни күңеле » дигән бишек җыры бәйгесе традициягә әйләнде. Оештыручылар - Түбән Кама муниципаль районы мәдәният идарәсе һәм ГХАТ Идарәсе.

            15 ноябрьдә конкурста катнашучылар арасында сайлап алу туры башланды. Жюри составында - Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге белгечләре Айгөл Фазлеева һәм Алсу Зәйнуллина. Ике  көн эчендә жюри 70 тән артык иҗади номер карады.

Сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Бүләкләү тантанасы ГХАТ Идарәсендә әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International