Баулы ГХАТ бүлегендә укучылар өчен дәрес үтте

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

  Баулы муниципаль районы  башкарма комитеты  ГХАТ бүлегенә  укучылар килде.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова    укучыларны Россия һәм Татарстан Гаилә Кодекслары  белән таныштырды, бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендәге эшчәнлеге  турында әңгәмә алып барды. Укучыларны статистика бик кызыксындырды, алар район демография хәле,  ничә яшьтә нихахлар теркәлүе турында сораулар бирделәр.  Дәрес азагында ГХАТ бүлеге җитәкчесе электрон  хезмәт күрсәтү турында җентекләп сөйләде.  Очрашу  ГХАТ бүлеге, архив белән танышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International