Юбилярлар үзләренең балалары, оныклары һәм дуслары янәшәсендә 50 ел бергә гомер итүләре уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Юбилярларны хөрмәтләү тантанасы - гаилә үзәгендә оештырыла торган иң якты һәм истә калырлык вакыйгаларның берсе. Бу 50 ел вакыт эчендә ир белән хатын үз гаиләсен туплый һәм ныгыта, үз үрнәгендә балаларда өлкән буынга һәм бер-берсенә хөрмәт тәрбияли алганнар. Бүлек белгече юбилярларны котлады, нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм гармония теләде, шулай ук Казан шәһәре мэры И. Р. Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.