2018 елның 15 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 19 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Мифтахотдинов Ильсур Минтагир улы һәм Лайсан Расих кызы гаиләсендә булды. 06 ноябрьдә аларның кызлары һәм уллары туды.Яңа туган сабыйларга Сәфинә һәм Сафар исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!