Әлеге бәйге ГХАТ бүлеге 101-еллыгына багышланган һәм “Ныклы гаилә” федераль партия проекты кысасында уздырыла.
1 ноябрьдән 15 декабрьга кадәр узучы конкурс Мамадыш районы халкы арасында иң күркәм, иң дәвамлы, иң бердәм хезмәт династияләрен ачыклаячак.
Әйтергә кирәк, конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр үзләренең эшләрен инде юллый башладылар. Алар арсыннан иң яхшыларын жюри һәм “Вконтакте” социаль челтәренең “Есть контакт” группасында тавыш бирүчеләр сайлаячак.
Декабрь ае ахырында Язылышу сараеның тантаналар залында җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы узачак. Чара зур кунаклар, кыйммәтле бүләкләр белән зур бәйрәм итеп үткәреләчәк.