2018 елның 13 ноябрендә «Казан» Гаилә үзәгендә лекция белән Санкт-Петербургтан табиб-психотерапевт, сексолог Голубев Геннадий Геннадьевич булып китте. Гаилә психологы белән очрашуда «Яшь гаилә мәктәбендә» булачак 15 пар очрашты. Очрашуның темасы: «Гаилә барлыкка килү чыганаклары. Ир-ат һәм хатын-кыз. Мөнәсәбәтләр психологиясе». Яшь парлар лекторны зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Яшь өйләнешүчеләр алдында баш белгеч Гүзәл Мөхетдинова чыгыш ясады, ул яшь парларга тантанада, «чаша» территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде һәм «Казан» үзәгендә тантана үткәрү буенча кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде.