ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

13 ноябрь көнне Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә, 1 нче декабрь көнне билгеләп үтелә торган “Бөтендөнья СПИДка каршы көрәшү көне” кысаларында «СТОП ВИЧ/СПИД» дип исемләнгән акция уздырылды. Акциянең төп максаты булып яшьләр арасында ВИЧ-инфекциясе һәм СПИДны булдырмау. Моның турындагы мәгълүмат төрле журналларда, брошюраларда, хәтта җырларда да язылып, киноларда да күрсәтелә. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре дә бу эштә үз өлешен кертте. Алар яшьләрнең игътибарын бу проблемага юнәлтеп төрле брошюралар таратты.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Тукай районы Боерган авылында яшәүче Рафис һәм Мәүлидә Галиевлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Икесе дә күп еллар районның “Кама” колхозында хезмәт куйганнар. Рафис Фахразиевич колхоз рәисе булып эшләгән, Мәүлидә Ситдыйковна лаеклы ялга хәтле хисапчы булган .

Тукай районы ГХАТ бүлеге һәм авыл җирлеге җитәкчеләре юбилярларны бәйрәмнәре белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.

Илебездә яна “Демография” исемле милли проект кабул ителгәннән соң, бу өлкә игътибар тагын да артты. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге мөдире Айгөл Әхмәтшинаның 12 ноябрь көнне район планеркасында ясаган чыгышы да шушы сорауларга багышланган иде. Ул район хакимиятен һәм залда утыручы барлык тыңлаучыларны районның демографик хәле белән таныштырды.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында  150 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы  тапшырды. Бәхетле әти- Багаутдинов Азат Фирдәвис улы  хәм  әнисе-  Багаутдинова Алина Рәуф кызы  көтеп алынган дуртенче балалары -  улларына  Замир исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

Бала туу-һәр гаилә тормышында бәхетле һәм истә калырлык вакыйга. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1000 нче бала тууы теркәлде. Бәхетле ата - аналар кызларын Ева дигән матур исем белән атадылар. ГХАТ бүлеге белгече бәхетле әтигә туу турында таныклык тапшырды һәм чын күңелдән бәхетле вакыйга белән котлады, кызларын тәрбияләүдә уңышлар теләде!

Азнакай районы ГХАТ бүлеге әйдәп баручы белгече Айгөл Ильясова  Азнакай шәһәренең 6 нчы мәктәп балалары алдында «Семьеведение» юнәлеше буенча чыгыш ясады. Нык һәм сәламәт гаиләдә  генә  сәламәт, акыллы, тормышка яраклы балалар тууын һәм тәрбияләнүен аңлатты. Төрле милләт  балалары  укыган бу класс, белгечне бик кызыксыну белән тыңладылар. Укучылар  әти-әниләре турында да сөйләделәр. Укучыларга  бу очрашу бик ошады.

Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның бишенче пар игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Тагир һәм Светлана  Гафуровлар  гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Ариана һәм Аман дигән исемнәр бирделәр. 

ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле  гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар тапшырды. 


11
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның октябрь аенда 16 яңа туган бала теркәлде. Шуларның җидесе – малай, тугызы – кыз. 

Әлбәттә, таныклык алырга килгәндә иң зур эш булып балага исем сайлау чутлана. Һәрбер ата-ана үзенең яраткан һәм якын булган сабыена матур яңгырашлы һәм мәгънәле исем бирергә тели.


10
ноябрь, 2018 ел
шимбә

        2018 елның 10 ноябрендә Яшел Узән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре агымдагы елда «алтын» туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне өйләренә барып котладылар. Кибец Владимир Кирилл улы һәм Валентина Василий кызы 50 ел инде кулга-кул тотынып бергә атлыйлар. Яхшы гаилә-озак еллар дәвамында җиңел булмаган уртак хезмәт җимеше. Ике йөрәк, ике тормыш, ике язмыш бер-берсенә кушылдылар һәм бер-берсенә бәхетле булдылар. Алар лаеклы рәвештә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 онык тәрбияләргә булышалар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Е.Н.Романова А.В.Тыгинның Рәхмәт хатын тапшырды.

     2018 елның октябрь  Мамадыш ГХАТ булегендә 16 туу очрагы теркәлгән: елның 10 нчы ае районга 7 малай һәм 9 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның алтысы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, алтысы – икенче, өчесе – өченче, бер бала – дүртенче булып аваз салган.

Кызганыч, ләкин  районда үткән айда 58 кеше вафат булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International