2018 елның 14 ноябрендэ ГХАТ идарәсенең Идел буе районы бүлегендә алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче парлар өчен бәйрәм программасы рус шагыйре Константин Бальмонтның мәхәббәт турындагы шигырь юлларын укудан башланып китте. Юбилярларны балалары, оныклары, туганнары кайнар котладылар.
Нафик Бадеги улы һәм Гөлчирә Галимҗан кызы Шаймардановлар өчен якынннары бүләк итеп 1968 елда бирелгән никахны рәсмиләштерүгә чакыру кагәзен, чәчәклэр һәм алтын калаклар бүләк иттеләр. Нафик Бадеги улы – Казан шәһәренен почетлы гражданины, Гөлчирә Галимжан кызы – хезмәт ветераны. Юбилярлар эйтүенчә, уртак гөмер бәхетле булды 1әм бер кон кебек узып китте.
Әлеге гаиләләр безнен өчен үрнәк булып тора.