Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Бриллиант туй

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 14 ноябрендә Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Бриллиант туйларын билгеләп үтүче Мөхәмәдҗанов Харис Исмайл улы белән Зәкия Лотфула кызын котлау тантанасы уздырылды. Нәкъ менә 60 ел элек алар Баку шәһәренең Орджоникидзевский ГХАТ бүлегендә никахларын рәсми рәвештә терки. Алар ике бала үстереп, үзләренең гомере буена тупланган тормыш тәҗрибәсен оныклары белән дә бүлешәләр. Шушы истәлекле көннәрендә Харис Исмайл улы һәм Зәкия Лотфула кызы Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәрендә гаилә бәйрәмен билгәп үтүче юбилярларның Почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар. ГХАТ бүлеге белгечләре Мөхәмәдҗановлар гаиләсен чын күңелдән котлап аларга исәнлек-саулык, туган көннәренең матур һәм бәхетле булуын теләп, аларга юбилей таныклыгы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International