13 ноябрьдә Бөтендөнья Яхшылык көне билгеләп үтелә. Альгинов Владимир һәм Екатерина әти-әниләре өчен бу көн икеләтә истәлекле, аларның гаиләсендә шатлыклы вакыйга, беренче бала туу булды. Яшь әти белән әни сабыйга бик матур популяр исем – Валерий дип атадылар. Норлат районы ГХАТ бүлеге белгечләре әтигә яңа туган улының беренче документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырдылар.