2018 елның 13 ноябрендә, Бөтендөнья игелеклелек көне һәм Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Хокукый белемнәр дәресе үткәрделәр.
Балалар һәр баланың нинди хокукларга ия булуын һәм балаларның хокуклары ничек бозылырга мөмкин икәнлеген белделәр. Табышмаклар һәм күңелле шигырьләр балаларга яңа сүзләр белергә һәм алынган материалны ныгытырга ярдәм итте.
ГХАТ идарәсе белгечләре сабыйларга гаилә традицияләре һәм бәйрәм өстәленең төп атрибуты турында сөйләделәр. Балалар мәкальләр һәм халык әкиятләре мисалында икмәк-ул изге мәхәббәт һәм хезмәт белән сакларга мөмкин булган тормыш дип билгеләделәр. Дәрес ахырында " Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ профсоюзы рәисе Лилия Альберт кызы Гатауллина җитәкчелегендә балалар һәм ГХАТ идарәсе белгечләре хуш исле камырдан кабартма ясадылар.