ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия” партиясе-“ Нык гаилә” проекты кысаларында һәм Инвалидлар ункөнлеге барышыда аларны гаилә бәйрәмнәре белән Әгерҗе районы “ Бердәм Россия” җирле бүлеге җитәкчесе Гузәл Усманова һәм Әгерҗе районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина котлады. Алар юбилярларга иң җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр һәм Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров исеменнән Рәхмәт хаты  һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы кысаларында Новотроицк поселогында “Изгелек эшләргә ашыгыгыз!” дигән девиз астында җылы һәм эчтәлекле очрашу узды.

Тукай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе район башлыгының изге теләкләрен тапшырды, тормыш авырлыкларына бирешмичә, киләчәккә өмет белән яшәүләрен, сәламәтлек теләп калды.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 4 декабрендә Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 2300 бала туу турында акт теркәлде.

25 ноябрь көнне Зарипов Халил Камил улы һәм Элина Фәрид кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Ранэл исеме кушылды.

2018 елның 4 декабрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 20 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Хисмәтов Руслан Илдар улы һәм Лиля Юрий кызы гаиләсендә булды. 10 ноябрьдә аларның кызлары һәм уллары туды.Яңа туган сабыйларга  Аилина  һәм Назар исемнәре кушылды.

2018 нче елның 4 нче декабрендә Чистай  никах теркәү Сараенда – матур бәйрәм - Сабировлар гаиләсенең “Фарфор туе” билгеләп үтелде.

Нәкъ 20 ел элек Гөлнара Рәшитовна белән Ринат Рәшитович гаилә берлеген беркеткәннәр һәм шул вакыттан бирле  алар кайгыда да, шатлыкта да бергә,  тормыш юлын бергә үтәләр. Бу гаилә Чистай шәһәрендә яши һәм хезмәт итә.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Гаилә психологы Гүзәл Закирова белән очрашу темасы бу юлы бик актуаль булды:» кризиска каршы гаилә бюджеты". 19 пар лекторны зур кызыксыну белән тыңладылар, иҗади биремнәрдә катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. «Мәктәп» дәресләре ЗАГС бүлегенең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова чыгышы белән тәмамланды, ул тантананы оештыру мәсьәләләре буенча киңәшләр бирде, яшь парларны Никахлашу сарае стеналарыннан читтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, никах теркәү фрагментларын күрсәтте.

Халыкара инвалидлар  көне уңаеннан Сарман районы Югары Чыршылы авылында яшәүче Флүр һәм Сөмәя Хөсәеновларны зөбәрҗәт туйлары белән авыл җитәкчелеге котлап узды. Авыл үсеше өчен куйган фидакарь хезмәтләре өчен  рәхмәт хаты һәм истәлек бүләк тапшырдылар. Бергәләп алар өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, бүгенгесе көндә 7 онык һәм 3 оныкчык куанычында яшиләр.

Без аларны юбилейлары белән ихластан котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар куанычында тигез гомер итүләрен телибез.

Юбилей көнендә Рәисә Николаевнаның йорты кунаклар белән тулы иде. Күп санлы балалары, оныклары, оныкчыклары юбилярны котларга килделәр. Рәисә Николаевна ире Николай Александрович белән 50 елдан артык бәхетле гомер кичерәләр. 11 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер юбилярның 17 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Ә бу күп санлы гаиләнең иң кече вәкиленә нибары дүрт ай гына. Рәисә ханым гомере буе колхозда эшләгән, икмәк пешергән.

 Күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу-беркем дә битараф кала алмый торган бәйрәм. Чөнки һәр кеше өчен әни-тормышның иң төп кешесе. Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Халыкара Әниләр көненә багышланган бәйрәм аеруча җылы атмосферада үтте.

Искиткеч бәйрәм – «Алтын туй"! Уртак шатлык һәм уртак кайгы. Уртак сулыш һәм бер йөрәк ритмы, уртак киң мәхәббәт һәм бер язмыш.

3 декабрьдә Әлмәт шәһәрендә Ямаевлар Борис Яков улы һәм Зоя Прокопий кызы бергә яшәүләренә 50 ел тулуны билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International