Әлмәт шәһәрендә 2300 бала туган

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

2018 елның 4 декабрендә Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 2300 бала туу турында акт теркәлде.

25 ноябрь көнне Зарипов Халил Камил улы һәм Элина Фәрид кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Ранэл исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың энисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International