Юбилей көнендә Рәисә Николаевнаның йорты кунаклар белән тулы иде. Күп санлы балалары, оныклары, оныкчыклары юбилярны котларга килделәр. Рәисә Николаевна ире Николай Александрович белән 50 елдан артык бәхетле гомер кичерәләр. 11 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер юбилярның 17 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Ә бу күп санлы гаиләнең иң кече вәкиленә нибары дүрт ай гына. Рәисә ханым гомере буе колхозда эшләгән, икмәк пешергән.
- Безне тудырган, бишектә биләгән өчен, бәхетле балачагыбыз, йокысыз төннәре өчен әнигә мең рәхмәт, - ди олы кызлары Любовь Титова. Әни ярдәме белән без бернәрсәгә дә мохтаҗ булмадык. Әнигә сәламәтлек кенә телисе килә, калганы барсы бар аның.
Бу көнне, үз туганнарыннан тыш, Рәисә Николаевнаны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, шулай ук Алексеевка авыл җирлеге башлыгы Николай Дегтярев та котладылар.