ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2018 ел
шимбә

           2018 елның 8 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре булачак парлар өчен инструктаж үткәрделәр. 

Бүген, 2018 елның 8 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1500 нче пар теркәлде. Никахны теркәү турында актлар язмасы Ибраев Риназ Ринат улы һәм Лиана Рафаэль кызы мөнәсәбәтендә төзелде.

8 декабрь көнне Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә «Юнона «Булачак гаилә мәктәбе» ндә чираттагы дәрес узды. 

6-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2018 елгы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү, өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм шахмат буенча ярышларның финал уеннары узды. 8декабрьдә җиңел атлетика ярышларында Апас муниципаль районы командасында башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина уңышлы чыгыш ясады.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Кайчандыр яшь һәм матур алар бәхетле киләчәк турында хыялланганнар, тормышка планнар корганнар, намуслы хезмәт иткәннәр, гаилә учагын саклаганнар, балалар үстергән һәм оныклар турында хыялланганнар. Юбилярлар бергә күп шатлыклы һәм авыр көннәр кичерделәр, һәм бүген аларга горурланырлык нәрсәләр бар. Барысының да тату гаиләләре, хезмәт бүләкләре һәм Кадер-хөрмәтләре күп. Бу истәлекле көнне юбилярларга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. Юбилярлар залга Мендельсонның Туй маршы астында керделәр, ә тантана ахырында ир-атлар үзләренең тормыш иптәшләрен бәйрәм вальсында әйләнделәр.

2018 елның 7 декабрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Наталья Кадыйрова өч бәхетле гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды, әти-әниләренә бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балаларыныӊ сәламәт булып үсеп, үз ата-аналар уңышлары белән сөендерүләрен теләде.

                   2018 елның 7 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Хасбиуллиннар гаиләсен кызлары туу белән котладылар.


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бу девиз 50 елдан артык бергә яшәгән һәм үзләренең "алтын" туйларын билгеләп үткән ир белән хатын янына мөмкин кадәр яхшырак туры килә.Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында 2018 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Мөхетдинова Казан шәһәре ГХАТ идарәсе исеменнән котлау сүзләре белән өч гаилә пары янына чыкты . Юбилярларга истәлекле бүләкләр, шулай ук чәчәкләр һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты тапшырылды.

“Ныклы гаилә” федераль партия проекты һәм Инвалидлар Декадасы кысаларында 2018 елның 6 декабрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече Хаҗиевлар Мэлс Миннәхмәт улы һәм Рәисә Зиннәт кызы гаиләсендә кунакта булып кайтты. Ул искиткеч гаиләне истәлекле көннәре – алтын туйлары белән котлап ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г. Р. Әмирова исеменнән иң җылы теләкләрен җиткерде.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе төзелүгә 17 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында тантаналы чара узды. Партиянең туган көненә багышланган тантанада сугыш һәм хезмәт ветераннары, предприятиеләр, учреждениеләр хезмәт коллективлары вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.“Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән район авылларында күп кенә социаль объектлар төзелде, булганнары ремонтланды, спорт мәйданчыклары корылды. Тантанада ясаган чыгышында бу хакта партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Александр Никошин да билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International