6-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2018 елгы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү, өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм шахмат буенча ярышларның финал уеннары узды. 8декабрьдә җиңел атлетика ярышларында Апас муниципаль районы командасында башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина уңышлы чыгыш ясады.