Әлмәт шәһәренең Хаҗиевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

“Ныклы гаилә” федераль партия проекты һәм Инвалидлар Декадасы кысаларында 2018 елның 6 декабрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече Хаҗиевлар Мэлс Миннәхмәт улы һәм Рәисә Зиннәт кызы гаиләсендә кунакта булып кайтты. Ул искиткеч гаиләне истәлекле көннәре – алтын туйлары белән котлап ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г. Р. Әмирова исеменнән иң җылы теләкләрен җиткерде.

Алтын юбилярларыбыз инде ярты гасыр бергә гомер итәләр. Хаҗиевлар безгә танышулары турында да сөйләделәр. Алар җылы җәй көнендә Әлмәт районының Шарлама авылының клубында танышканнар. 18 яшьлек кызга инде олы яшьтәге егет игътибар итеп аны биюгә чакыра. Ә инде кыш көне үк Мэлс Миннәхмәт улы әти-әнисе белән Рәисә Зиннәт кызына кул сорарга баралар. Шулай итеп 1968 елның 6 декабрендә яшьләр туй үткәрәләр.

Бүгенге көндә Хаҗиевлар ике кызлары, кияүләре, дүрт оныкларын кайгыртып яшиләр.

Декабрьнең беренче көннәре Хаҗиевлар өчен бик символик. Олы кызлары Лилия 6 декабрь көнне үзенең тормыш иптәше Рамил белән таныша. Ә кече кызлары Гөлнара һәм аның ире Евгений 5 декабрьдә фарфор туйларын билгеләп үттеләр. Ә бүген алар барысы да әти-әниләренең алтын туйларын билгеләп үтү өчен төп йортта җыелдылар. Кызганычка каршы Мэлс Миннәхмәт улы беренче төркем инвалид. Ә Рәисә Зиннәт кызы инде күп еллар ирен хөрмәтләп карый. Балалары әйтүенчә аларның әти-әниләре иң ачык, изге, ихлас кешеләр. Һәрвакытта да ярдәм итәргә әзер.

Ходай сезгә күп елларга сәламәтлек, балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз янәшәсендә бәхетле гомер бирсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International