2018 елның 7 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Хасбиуллиннар гаиләсен кызлары туу белән котладылар.
Ата-аналар сабыйларын матур Алисә исеме белән атадылар, тәрҗемә иткәндә «игелекле»дигәнне аңлата. Гаиләдә ике бала. Артур, олы абыйсы буларак, сеңелләре туу белән бик бәхетле.
ГХАТ идарәсе белгечләре гаиләгә иминлек һәм чәчәк атуларын теләделәр, кызы туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын һәм «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы исеменнән котлау хаты тапшырдылар.