“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе төзелүгә 17 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында тантаналы чара узды. Партиянең туган көненә багышланган тантанада сугыш һәм хезмәт ветераннары, предприятиеләр, учреждениеләр хезмәт коллективлары вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.“Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән район авылларында күп кенә социаль объектлар төзелде, булганнары ремонтланды, спорт мәйданчыклары корылды. Тантанада ясаган чыгышында бу хакта партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Александр Никошин да билгеләп үтте. Ул залда утыручы яшьләргә мөрәҗәгать итеп: –Авылларда яшәү, эшләү, балалар үстерү өчен күп шартлар тудырыла, һәм болар барысы да сезнең киләчәкне кайгыртып эшләнә. Сез дә районыбыз, республикабыз үсешенә лаеклы өлешегезне кертерсез дип ышанам,–диде.Аннан соң Александр Никошин һәм район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары Денис Шипигин 14 яшьләре тулган бер төркем үсмерләргә Россия гражданы паспортларын тапшырдылар.