2018 нче елның 4 нче декабрендә Чистай никах теркәү Сараенда – матур бәйрәм - Сабировлар гаиләсенең “Фарфор туе” билгеләп үтелде.
Нәкъ 20 ел элек Гөлнара Рәшитовна белән Ринат Рәшитович гаилә берлеген беркеткәннәр һәм шул вакыттан бирле алар кайгыда да, шатлыкта да бергә, тормыш юлын бергә үтәләр. Бу гаилә Чистай шәһәрендә яши һәм хезмәт итә.
Шулкадәр матур һәм тормышны яратучан бу гаилә! Алар арасындагы мөнәсәбәтләр шундый җылы, шундый матур, моны гади күз белән караганда да күреп тора. Ринат Рәшитович гаиләдәге фарфор кебек нык мәхәббәт елдан ел ныгый гына бара дип аңлатты. Алар бер-берсен хөрмәт итәләр, бәхетләрен саклыйлар һәм үзләренең шатлыклары һәм горурлыклары булган искиткеч балаларын тәрбиялиләр.
ЗАГС бүлеге башлыгы Динара Наилевна Җәләлова аларның бер-берсенә беренче тапкыр ир белән хатын дип дәшүләрен искә төшереп үтте, ир белән хатын юбилей вальсын башкардылар һәм тагын бер тапкыр бер-берсенә мәхәббәттә аңлаштылар.