Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы кысаларында Новотроицк поселогында “Изгелек эшләргә ашыгыгыз!” дигән девиз астында җылы һәм эчтәлекле очрашу узды.
Тукай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе район башлыгының изге теләкләрен тапшырды, тормыш авырлыкларына бирешмичә, киләчәккә өмет белән яшәүләрен, сәламәтлек теләп калды.
Новотроицк авыл җирлегенең ветераннар җәмгыяте җитәкчесе Насыбуллин Әсгат Насыбуллович белән берлектә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәйрәмгә килә алмаганнарны өйләренә барып котладылар.
50 ел бергә яшәп алтын туйларын билгеләүче Салахиевлар гаиләсенә район башлыгының котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.