Күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу-беркем дә битараф кала алмый торган бәйрәм. Чөнки һәр кеше өчен әни-тормышның иң төп кешесе. Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Халыкара Әниләр көненә багышланган бәйрәм аеруча җылы атмосферада үтте.
Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин әниләргә һәм әбиләргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, балаларын лаеклы тәрбияләгән һәм гаилә традицияләрен ныгыткан өчен Римма Әхмәдиевага һәм Ольга Шевелевага Рәхмәт хатлары тапшырды. Икенче бала туу өчен Ана сертификатларын бу көнне яшь әниләр Альбина Нуркаева һәм Гүзәл Михайлова алды.