ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2019 ел
якшәмбе

 24 май көнне Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә шәһәр мәктәпләре укучылары өчен, узып баручы уку елында, Гаилә нигезләре буенча соңгы дәрес узды. ГХАТ бүлеге белгечләре 2нче лицейның 9нчы сыйныф укучыларын ГХАТ органнары эшчәнлеге, гражданлык хәле актларының төп төрләре, актларны теркәү һәм саклау тәртибе һәм демографик күрсәткечләр белән таныштырдылар. Укучылар гаиләләрендә яшәп килүче традицияләр турында сөйләделәр. Әңгәмә ахырында һәр катнашучы ныклы гаилә булдыру өчен "үз формуласын” тәкъдим итте.

23 май көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә КНИТУ-КАИ Әлмәт филиалы студентлары белән «Гаилә» курсы кысаларында агымдагы уку елында йомгаклау дәресләре узды.

2019 елның 23 маенда Әлмәт муници паль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 9 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

23 май көнне ГХАТ бүлегендә күптән инде гореф-гадәткә әйләнгән очрашу уздырылды. Бу юлы 7нче мәктәп укучылары белән "Гаилә" курсы кысаларында гаилә кыйммәтләре һәм өйләнешүгә ничек әзерләнергә кирәклеге турында кызыклы дәрес үткәрелде.


25
май, 2019 ел
шимбә

Килгән кунаклар, ата-аналар һәм укытучылар алдында уку елы буенча нәтиҗә ясалды һәм гадәт буенча укуда, спортта, иҗатта һәм җәмгыятьтә алдынгылар билгеләп үтелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары олы юлга атлар алдыннан күп кенә матур, җылы сүзләр ишетте. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы да үз теләкләрен шәһәребезнең 5 нчы санлы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучыларына юллады.

 2019 елның 25 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ата-аналар өчен дулкынландыргыч сюрприз булып гаилә тормышының юбилеен билгеләп үтү тантанасы булды. 50 ел элек Николай Дмитриевич һәм Тамара Николаевна Лансковлар үзләренең язмышларын гаилә бизәкләре белән бәйләделәр. Шушы еллар эчендә ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары Һәм оныкчыклары белән горурланалар. Тантаналы шартларда юбилярлар Мактау актына имзалар куйдылар һәм туй биюен башкардылар.

Көттереп туган бала тууы гаилә өчен зур бәхет. Берьюлы ике бала туу икеләтә бәхет. Берьюлы ул белән кыз туу әти белән әни өчен могҗиза, чөнки алар берьюлы ул белән кызны тәрбияләү белән ләззэтләнәләр.

 Май аенда районда барлыгы 10 бала туды.

 Май ае бәйрәмнәргә бай. 1 Май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 Май-Бөек Җиңү көне, 15 май –Халыкара гаилә көне. Бу айда районда 10 бала туды. Бәйрәм көннәрендә туган балалар да бар. Алена -1 майда туган, Сергей - Халыкара гаилә көнендә тудган. Ә менә Тәтеш шәһәрендә яшәүче Диана һәм Артемнар гаиләсендә уллары Ярослав 9 майда туа. Бу бала нәкъ 22 сәгатьтә, бәйрәм салюты авазлары астында дөньяга килә.

 Соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, иң онытылмаслык бәйрәме. Бүген соңгы кыңгырау бәйрәме шәһәрнең ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Зарипованың кызы - Диләрә, Тимур - ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Диана Гафурова, Лия-әйдәп баручы белгеч Резеда Зәбирова, Әминә-әйдәп баручы белгечнең кызы Энҗе Хәсәнова өчен яңгырады.

50 ел элек булган вакыйганы искә алып юбилярлар туй маршы астында никах теркәү залына уздылар. Борис Семенович Ставрополь краеның Петровский авылында туган, Надежда Валентиновна Рязань өлкәсенең Шацк шәһәрендә туып үскән. Икесе дә Ульянов-Ленин исемендәге КДУ тәмамлаганнар. Надежда Валентиновна журналистика факультетында, Борис Семенович юридик факультетта укыган. Ул ТР Адвокатлар палатасы советы әгъзасы, ТРның атказанган юристы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International