50 ел элек булган вакыйганы искә алып юбилярлар туй маршы астында никах теркәү залына уздылар. Борис Семенович Ставрополь краеның Петровский авылында туган, Надежда Валентиновна Рязань өлкәсенең Шацк шәһәрендә туып үскән. Икесе дә Ульянов-Ленин исемендәге КДУ тәмамлаганнар. Надежда Валентиновна журналистика факультетында, Борис Семенович юридик факультетта укыган. Ул ТР Адвокатлар палатасы советы әгъзасы, ТРның атказанган юристы.
Ярты гасыр элек туган якты мәхәббәт хисләрен юбилярлар шушы көнгә кадәр саклап кала алганнар. Алар яхшы һәм ныклы гаилә корганнар. Бугенге көндә ике кызларына, ике оныкларына һәм бер оныкчыкларына куанып бэхетле гомер кичерәләр.
Тантаналы чарада юбилярлар «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына кул куйдылар, тугрылык билгесе итеп балдаклар белән алмаштылар. Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән юбилярларга котлау хаты һәм бүләк тапшырылды.