Велосипедларда тантаналы рәвештә никах теркәүгә килергә? Җиңел... Чаллы кешеләре Ирек һәм Айгөл Тимергалеевлар күптән инде велосәяхәт белән мавыга. Менә шулай матур һәм үзенчәлекле итеп, яшь парлар туй кортежы оештырырга булдылар.
Велотуй-елның җылы вакытына тантана өчен уңай күренеш. Өстәвенә, урынлы гына түгел, яңа һәм үзенчәлекле!
Күптән түгел нәниләре аваз салган гаиләләр чакырылган иде. Ана капиталына сертификатлар тапшырганда Әгерҗе районы Пенсия фондының җитәкче Бакасова Зульфия яшь әти-әниләргә сертификат акчаларын сабыйга 3 яшь тулуын көтмичә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә айлык түләүләргә тотарга мөмкин булачагы турында аңлатты.
24 май көнне Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә эшлекле визит белән Гөлшат Нигъмәтуллина булып китте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова белән очрашты.
2019 елның 22 – 23 маенда Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу сарае бинасы янындагы территорияне җыештыру һәм төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр.
Ул Вячеслав һәм Ләйлә Калугиннар гаиләсендә икенче булып туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Ника дигән матур исем бирделәр.
2019 елның 23 маенда Биектау районы ГХАТ бүлегендә Рафис Мәүлед улы һәм Зөлфия Зөфәр кызы Әхмәтҗановлар гаиләсендә дүртенче бала тууны рәсми рәвештә теркәлде. Матур исемле кыз Амалия 15 май - гаилә көнендә туган. Инде хәзер үк сабыйның кайгыртучан өлкән абыйлары Раяз, Риназ һәм апасы Азалия бар.
2019 нчы елныӊ 23 нче май көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре мəктəпкəчə яшьле балалар белəн берлектəн «Яшьлек» урамыныӊ Туган көненə багышланган акция үткəрделəр.
Соңгы кыңгырау бу атнада Казанның 162 мәктәбен тәмамлаучы 5,6 мең укучы өчен яңгырады. Казан шәһәре Яңа Савин районының 85-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын һәм педагогларын әлеге истәлекле вакыйга белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г. Р. Нигъмәтуллина котлады. Ул укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде һәм һәр чыгарылыш сыйныф укучысының үз юлын, олы тормышта үз лаеклы урынын табачагына ышаныч белдерде.
2019 елның 21 маенда. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан 900 бала тууы теркәлде. Бала туу-ул һәрвакыт зур һәм шатлыклы вакыйга.2019 елның 17 маенда Рәсүл һәм Айгөл Батыршиннарның гаиләсендә уллары Айнур туа.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, гаилә башлыгына баланың беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Гаилә тормышының ярты гасырлык чиген узган алты пар юбилярларны тантаналы шартларда котладылар. Чакырылган парлар арасында агымдагы елның апрель аенда "бриллиант туйларын" билгеләп үткән Сабировлар Әнвәр Сабир улы һәм Сания Гыйльметдинова гаиләсе бар иде. Сабировларның иң зур һәм тату гаиләсе: кызы, улы, өч оныгы, бер оныгы һәм өч оныкчыгы.