Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 900 бала туу турында акт теркәлде

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

2019 елның 21 маенда. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан 900 бала тууы теркәлде. Бала туу-ул һәрвакыт зур һәм шатлыклы вакыйга.2019 елның 17 маенда Рәсүл һәм Айгөл Батыршиннарның гаиләсендә уллары Айнур туа.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, гаилә башлыгына баланың беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз!

Ата-ана бердәм булса бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International