Биектау районы ГХАТ бүлегендә күп балалы гаиләдә дүртенче бала теркәлде

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

 2019 елның 23 маенда Биектау районы ГХАТ бүлегендә Рафис Мәүлед улы һәм Зөлфия Зөфәр кызы Әхмәтҗановлар гаиләсендә дүртенче бала тууны рәсми рәвештә теркәлде. Матур исемле кыз Амалия 15 май - гаилә көнендә туган. Инде хәзер үк сабыйның кайгыртучан өлкән абыйлары Раяз, Риназ һәм апасы Азалия бар.

 ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина гаиләне әлеге күркәм вакыйга белән котлады, туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткасы тапшырды.

 Әхмәтҗановлар гаиләсен аларның нәселенең дәвамы белән чын күңелдән котларга һәм балаларның күп бәхетле мизгелләрен китерүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International