Ул Вячеслав һәм Ләйлә Калугиннар гаиләсендә икенче булып туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Ника дигән матур исем бирделәр.
Бүген шулай ук тагын ике бала теркәлде: Анна – Андрей һәм Кристина Москвичевлар гаиләсендә икенче бала һәм Кристина – Руслан һәм Екатерина Сидоровлар шулай ук икенче бала.
Бәхетле ата-аналарга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары тапшырылды.