ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 30 маенда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Координацион советы утырышы узды. Анда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлеген оештыруның актуаль мәсьәләләренә багышланган доклад белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина чыгыш ясады.


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 29 маенда Әлмәт муници паль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 10 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Газимзянова Мәдинә Ильяс кызы гаиләсендә булды. 9 май көнне аның ике кыз бала туды. Яңа туган сабыйларга Камилә һәм Карина исемнәре кушылды.

29 май көнне Бөгелмә районы Кодаш авылында гомер итүче Фәһим Халик улы һәм Венера Сираҗетдин кызы Янгировлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар 1969 елда Алан авылында - Венера яшәгән җирлектә танышалар. Фәһим ул вакытта Түгәрәк авылында яши торган була, авыру әнисен карый.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р. А. Шәйхетдинов бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең мәгълүмати ресурслар секторы әйдәп баручы киңәшчесе Венера Вилдан кызы Гумаровага Татарстан Республикасында мәгълүмати технологияләрне үстерүгә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә Актаныш районы ЗАГС бүлеге барысы 8 парның алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын билгеләп үтте.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Азнакай ГХАТ бүлегендә, “Гаилә белеме курсы” буенча, мәктәп укучылары өчен экскурсия булып үтте.

Укучыларга тантаналы залны күрсәтеп, туй тантанасын ничек итеп үткәрүен сөйләп киттеләр. Әмма яшүсмерләр өчен, иң кызыгы, бүлекнең әйдәп баручы белгече Ильясова Айгөл метрик китаплар турында һәм хәзерге вакытта гражданлык хәле актларын теркәү турында чыгыш булды.

Яңа Чечкап авылында яшәүче Шәрәфетдинов Хәйдәр абый белән Наҗия апа һәм Кыр-Тәүгелдесе авылында яшәүче Гимадов Мәнсур абый белән Рәмзия апа үзләренең гаилә коруларын олы юбилейларын билгеләп үттеләр. Яңа Чечкап авыл башлыгы Дилә Давлетгали кызы, юбилярларны котлап, үзенең җылы сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

2019 елның 28 нче май көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Мин дөньяга килдем» дип исемлəнгəн Балаларны саклау көненə багышланган ана капиталы тапшыру тантанасы үтте. 


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

 Бу яз Биектау районы Зур Кавал авылында яшәүче Шамил Гиззатуллин белән Хәлимә өчен бик истәлекле вакыт. Нәкъ 50 ел элек алар гаилә корып яши башладылар. Иңне-иңгә куеп, бер-берсенә авыр тормышта терәк булып, сикәлтәле тормыш юллары үтеп, 3 бала үстерәләр, бүгенге көндә 6 оныклары. Ул дәвердән бирле күпме сулар аккан да, күпме гомер йомгагы сүтелгән. Катлаулы тормыш юлларын кичкәндә аларга сүрелмәслек хис юлдаш булган, ул хисне саклап калырга күп көч тә таләп ителгән.

Язның соңгы ае, табигать кышкы йокыдан уянды, агачлар, куаклар таралды, бер сүз белән әйткәндә, яңа тормыш башланды.

2019 елның 23 маенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 300 пар үзенең гаилә берлеген теркәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International