Тәтеш районында «май аенда туучы» балалар

2019 елның 25 мае, шимбә

 Май аенда районда барлыгы 10 бала туды.

 Май ае бәйрәмнәргә бай. 1 Май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 Май-Бөек Җиңү көне, 15 май –Халыкара гаилә көне. Бу айда районда 10 бала туды. Бәйрәм көннәрендә туган балалар да бар. Алена -1 майда туган, Сергей - Халыкара гаилә көнендә тудган. Ә менә Тәтеш шәһәрендә яшәүче Диана һәм Артемнар гаиләсендә уллары Ярослав 9 майда туа. Бу бала нәкъ 22 сәгатьтә, бәйрәм салюты авазлары астында дөньяга килә.

Май аенда туган балалар физик яктан да, рухи яктан да бик чыдамлы кешеләр булып үсәләр. Аралашучан, сәяхәтләрне яратучан,иҗади башлангычка ия булалар. Үз йортларын яратып, аның уңайлы булсын өчен тырышучан булалар.

Шулай булыр дип өметләнәбез, ә иң мөһиме - алар сәламәт һәм уңышлы булып үссеннәр!

Районда ел башыннан бирле барлыгы 60 бала туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International