Соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, иң онытылмаслык бәйрәме. Бүген соңгы кыңгырау бәйрәме шәһәрнең ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Зарипованың кызы - Диләрә, Тимур - ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Диана Гафурова, Лия-әйдәп баручы белгеч Резеда Зәбирова, Әминә-әйдәп баручы белгечнең кызы Энҗе Хәсәнова өчен яңгырады.
Диләрә, Тимур, Лия һәм Әминә!!! Алда сезне кеше булып кала белү, белемле, игелекле, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә, сайлаган һөнәрнең әһәмиятлелеген бәяләчәк зур тормыш юллары көтә. Хәерлә юл сезгә!