Бөгелмә шәһәрендә узган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасында, шәһәр мэры урынбасары Ирина Борисовна Белова Лексиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан 8 июльдә 100 нче бала булып теркәлгән Зәлиягә туу таныклыгы тапшырды. Бәхетле әти- Харисов Ильвир Нурсаяф улы хәм әнисе- Харисова Лилия Марат кызы икенче балалары- кызларына Зәлия исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.
2019 елның 8 июлендә Буа ГХАТ бүлегендә Мөнип Нигматҗан улын һәм Ризидә Тагир кызына “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырырга Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Рәфис улы Камартдинов килде.
2019 елның 9 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 13 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Герасимов Василий Геннадий улы һәм Екатерина Игорь кызы гаиләсендә булды.
Әлмәт муниципаль районында туучылар саны шактый югары. 12 ел буена гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак Ана капиталы, сабыйлар һәм ата-аналарнын тормыш сыйфатларын арттыру очен юнәлдерелгән.
Шушы еллар дәверендә безнең районда Ана капиталы алу өчен 15 меңнән артык гаилә сертификатлар алды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә 15 пар үз гаиләләрен кордылар. Бу чорда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аеруча истә калырлык бәйрәм атмосферасы булдырырга тырыштылар.
Ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шәһәр ГХАТ бүлекләрендә традиция буенча аншлаг. Иң беренче кунаклар булачак яшь парлар - Александр һәм Анастасия, алар яшь гаилә төзергә һәм ГХАТ бүлегенә гариза бирергә карар кылганнар. Ярәшү тантанасы булачак парлар өчен сюрприз булды.
Гөлшат Рәдиф кызы радиотыңлаучыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады. Бу бәйрәм көннәрендә республикада планлаштырылган әһәмиятле чаралар турында сөйләде.
Татарстанда гражданлык хәле актларын теркәү буенча яртыеллыкка нәтиҗәләр ясады.
Бәйрәмнең нигезендә, гаиләдэ бер-береңә хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү ята. Шушы истәлекле көндә Саба муниципаль районының Ике Басу Арташ авылында районыбызның иң яхшы гаиләләренең берсе Кәримов Әхмәтгаян Гомәр улына һәм Гандәлиф Фәрхетдин кызына тантаналы төстә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Тантанада Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, ЗАГС бүлеге начальнигы Шәйхетдинова А.И., Олы Арташ авыл советы җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов А.Р., балалары, туганнары катнашты.